Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Хуш килдең, Яңа ел!

Хуш килдең, Яңа ел!

Йөрәкне җилкетеп, хисләрне уйнатып,
Өр – яңа ел килә илемә – җиремә.
Утларын яктыртып, йолдызлар балкытып,
Чакыра ул безне балачак иленә.
Яңа ел – могҗиза,
Яңа ел ул – тылсым.
Яшәсен елмаю,
Күз яше онытылсын!

Әкият дөньясы сихерли күңелне.
Без – аның кунагы, без аның патшасы.
Теләкләр ак була, ниятләр саф була,
Беләбез хыялның тормышка ашасын.
Яңа ел – могҗиза,
Яңа ел ул – тылсым.
Яшәсен изгелек,
Өметләр аклансын!