Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Моң тулы язмыш"

Китапханәче Әхмәт Фәйзигә 120 ел тулу уңаеннан "Моң тулы язмыш" исемле онлайн күргәзмә тәкъдим итә.
Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә туа. Әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә гәҗит-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улын укымышлы кеше итәргә тырыша.
Әхмәт башта мәдрәсәдә (1911—1915) укый, аннары Уфаның рус-татар мәктәбендә (1915—1917) һәм инкыйлабтан соң, 1917—1921 елларда, татар гимназиясендә белем ала. Урта мәктәпне тәмамлагач, аны Ырынбур Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Ләкин 1921—1922 еллардагы ачлык афәте Әхмәткә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Урта Азиягә китә һәм 1924 елга кадәр Төрекмәнстан кышлыкларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып эшли. 1924 елда яңадан Уфага кайта, уку-һөнәр мәктәбендә елга якын тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.