Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Язлар матур сез булганга"

Иж - Бубый авылы китапханәсендә "Язлар матур сез булганга" исемле кичә үткәрелде. Кичә хатын - кызларыбызга багышланган шигъри юллар белән үрелеп барды. Әниләргә, чәчәк исемнәре кергән хатын - кызларга багышланган җырлар искә алынды. "Кәрзингә матур чәчәкләр" исемле уен уйнатылды. Китап сөюче ханымнарга "Чәчәк" уены уйнатылды. Катнашучылар чәчәк таҗларыннан саннарны әйтеп, биремнәрне бик матур башкарып чыктылар. Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле артында фикер алышулар белән дәвам итте. Кичәбез ахырында китап сөючеләргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!