Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Туган телем - назлы гөлем"

Иж - Бубый авылы китапханәсендә "Туган телем - назлы гөлем" исемле кичә узды. Максатыбыз: туган телебезнең матурлыгын, камиллеген күрсәтү, туган телебезне саклау. Кичә бик матур шигъри юллар белән башланып китте. Халык телендә мәкаль, әйтемнәр искә алынды. "Елмай" театр түгәрәге тарафыннан, туган телнең кадерен белмәгән мәче һәм аның үз хатасын аңлавы турында "Аңладым" дип исемләнгән хикәя күрсәтелде. Татар милли бизәкләрен күзаллап түбәтәй, читек рәсемнәре буялды. "Туган тел" җыры башкарылды.