Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Күңелемдәге хисләремне синең белән генә бүлешәм"

Иж - Бубый авылы китапханәчесе мөмкинлекләре чиклеләр белән эшләүне дәвам итә. Авылыбызда яшәүче Нәзирә һәм Рәшит Әхмәтҗановларның гаиләләренә керү оештырды. Яңа гына кайткан Рушана Вәлинең "Алда әле тагын язлар" исемле китабы Нәзирә апага алып керелде, чөнки ул шигырьләр дә укырга бик ярата. Рәшит абый әзрәк шаяртырга ярата, "Чаян" журналы белән кызыксына. Алар икесе дә бер тик тормыйлар, бер - берсенә ярдәм итеп балан бәлеше белән икмәк пешерәләр иде. Алар белән чын күңелдән "Күңелемдәге хисләремне синең белән генә бүлешәм" исемле әңгәмә үткәрелде. Рәшит абый яшьлек еллары, армия сафларында хезмәт иткән елларны искә алды. Нәзирә апа мәктәптә эшләгән елларны искә төшерде. Әле ул мине хезмәт дәресеннән дә укыткан иде. Аларга исәнлек - саулык, матур тормыш, балалары, оныклары янәшәсендә озак еллар яшәүләрен теләп, күчтәнәч тапшырылды.