Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Әнием - алтыным

Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит.
Ана сүзе шуңа бик бөек!
Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләр! Саулык - сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы — барысы да — Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын. Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен!
Иж-Бубый авылы китапханәчесе әниләрне бәйрәм белән котлап "Әнием - алтыным" исемле видео котлау тәкъдим итә.
Шушы шигъри күчтәнәчләрне балаларыгызның иң зур бүләге итеп кабул итеп алыгыз.
Бурычлы сиңа мин, әнкәем - алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.