Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Күңел эретерлек сүзләр бар

Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызда "Күңел эретерлек сүзләр бар" исемле бәйрәм кичәсе узды. Кичә матур котлау сүзләре, шигъри күчтәнәчләр, җыр - биюләр белән үрелеп барды.
Шавы булып алтын яфракларның
Зәңгәрлеге булып һаваның.
Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә
Матурлыкка тиңе юк аның.
Шундый матур шигъри юллар белән мин дә кичәгә килгән өлкәннәрне, яраткан һәм хөрмәт иткән китап сөючеләремне котлап, рәхмәт сүзләре җиткердем. Алдагы көннәрдә сәламәт булып, яңа кайткан китапларны укырга алып, матур, тыныч тормышта, соенечтә яшәргә язсын дигән теләктә калдым.