Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Коела йолдыз"

Китапханәдә шагыйрә һәм прозаик, филология фәннәре кандидаты Рифә Рахманга 60 яшь тулу уңаеннан " Коела йолдыз" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Рифә Рахман (Рифә Фәтхрахман кызы Харрасова (Сабирҗанова) 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Рифә, укырга кергәнче үк, әти-әнисеннән шактый белем ала, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый.
Рифә Рахманның, түбән сыйныфларда укыганда, вакытлы матбугатта беренче язмалары күренә башлый, җитмешенче елларда ул, «Ялкын», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») уздырган конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Бу чорда Кукмара район газетасы тирәсендә оешкан «Салават күпере» исемле яшь иҗатчылар түгәрәгенә йөри.
Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Арча педагогия училищесында укый, татар әдәби мохитенә тагын да якыная, вакытлы матбугатта ешрак басыла һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып та өлгерә. Арча педучилищесы Казан дәүләт университетның филология факультетына юллама бирә. Аны тәмамлаганнан соң, татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага калдырыла.
Рифә Рахманның тәүге «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән китабын (1995) әдәби җәмәгатьчелек бик җылы каршы ала. Шагыйрәнең «Төнге кояш» җыентыгы да «Ел китабы — 1999» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Болардан тыш аның «Күзләрең төймәләнсә», «Көзге төн күбәләге», «Керфекле тәрәзәләр», «Мине генә уйла!», «Коела йолдыз» һ.б. китаплары бар.
Шагыйрә 2008 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Р.Рахман — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.