Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Серле чәчәкләр"

"Серле чәчәкләр" (Хикәя)
Яз. Җәй. Көз. Һәр ел фасылы үзенчә матур. Һәр ел фасылы кеше күңеленә үзенчә нечкәлекләре белән кереп кала. Әйе. Яз. Җәй. Матур чәчәкләр... Әле нәфис, гүзәл чәчәкләргә төрле төсле күбәләкләр очып кунса, әлбәттә инде күз явын алырлык табигый могҗиза барлыкка килә.
Ә җиһанда көз, кешеләрнең тырышлыгы, хезмәте белән үстергән аллы - гөлле чәчәкләр арасында үзеңне әкияти дөньяда итеп хис итәсең. Ә исләре... Хуш ислеләре дә, төрле төстәге буяулар белән яралган гадиләре дә бар. Билгеле, алары да искитекеч матур, барысы да күңелгә якын. Чәчәкләрне кем генә яратмый икән...
Ә чәчәкләрнең серләре нәрсәдә икән соң? Чәчәкләрнең серләре кешеләргә мизгелгә генә булса да бәхет чаткылары бүләк итүдә икән бит...
Рафисә Мусина.