Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Очрашу

Иж-Бубый авылы китапханәсендә "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләре авыл халкы белән очрашу оештырды. Очрашу матур шигъри юллар белән башланып китте. Кунакларыбызга "Елмай" театр клубы тарафыннан театраль тамаша күрсәтелде. Кот Матроскин йортына кунаклар җыйды, ә инде Почтальон Печкин китапханәнең көтеп алган кунагы иде, чөнки ул "Әгерҗе хәбәрләре" гәҗите алып килеп, яхшы хәбәрләр белән халыкны сөендерә. Кунакларыбызга җырлар бүләк ителде.