Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Милләтләр дуслыгы"

Иж-Бубый авылы китапханәсендә "Милләтләр дуслыгы" исемле библиотөн үткәрелде. Кичәдә өлкәннәр, яшьләр, балалар катнашты. Балалар өлкәннәребезгә "шигъри күчтәнәч" бүләк иттеләр. Кызларыбызга Калфак, Камзул, Түбәтәй турында бик матур белешмәләр бирелде. Аннан соң "Чума үрдәк, чума каз", "Түбәтәй" уеннары уйнатылды. Катнашучыларыбыз бик актив җавап бирделәр, уеннарда сынатмадылар. Кичәбездә татар, рус, мари милләтеннән булган китап сөючеләр катнашты. Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында җылы фикер алышулар белән дәвам итте, милли ризыклар пешерү ысуллары турында әңгәмә корылды. Кичәгә килгән Фәнсия, Асия, Аидә, Мая апаларга зур рәхмәтләремне белдерәм!