Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Дуслык күпере

Иж - Бубый авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен халыклар дуслыгы акциясенә кушылып, "Дуслык күпере" исемле кичә үткәрелде. Балалар татар, рус, мордва милләтен чагылдырып киенделәр. Алып баручы балалар белән төрле телләрдә исәнләште, алар җавап кайтардылар. Аннан соң татар халкының "Күрешү", "Кулъяулык" уены уйнатылды. "Язгы чәчәк - Умырзая" уенын да алар бик яратып кабул иттеләр. Флешмобта биеп тә алдылар. Дуслык темасына багышланган табышмакларга бик актив җавап бирделәр, уендагы биремнәрне үтәделәр. Төсле карандашлар белән "Чәчәкләр" һәм "Кояшкай" командаларына бүленеп Матрешка буядылар.