Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Китапханәдә кунаклар

21 нче апрель көнне Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Капилова Эльмира Рамилевна җитәкчелегендә Кече Пурга һәм Пугачево бистәсеннән китапханәчеләр килделәр. Алар әлбәттә инде башта Әгерҗе китапханәсендә булдылар. Без кунакларны татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алдык. Аларга карата җылы тәбрикләү сүзләре яңгырады. Иж-Бубый авылы китапханәсенең эшчәнлеге белән таныштырылды. Хезмәт һәм мәдәният ветераны Фаиз Мусин кунакларыбызга Кече Пурга белән бик дус эшләгән вакытлары турында сөйләп узды. Очрашуыбыз музыкаль күчтәнәчләр белән үрелеп барды. "Пар алма","Эх, сез матур кызлар" җырлары башкарылды. Фикер алышулар чәй өстәле янында дәвам итте. Алга таба да бергә дус булып эшлик дигән теләктә калдык.