Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Сәламәтлек - гүзәллек билгесе

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан китапханәдә " Сәламәтлек - гүзәллек билгесе" дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә.Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Сәламәт булыйк, дуслар!