Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Китапта яши серләр" әдәби калейдоскоп

Иж - Бубый авылы китапханәчесе 2 апрель балалар китабы көне уңаеннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Китапта яши серләр" исемле әдәби калейдоскоп үткәрде. Балалар "Шалкан" әкиятен тыңладылар, сорауларга матур һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Аннан соң табышмаклар әйтелде, физкультминутка үткәрелде. Урман әкиятләре (Лесные сказки) китабын карадылар, урманда яши торган хайваннар, җәнлекләр белән танышып, сорауларга җаваплар бирделәр. Бик матур, үзләре сөйли торган китаплар балаларга бик ошады, шигырьләрен дә кабатладылар. "Колобок" әкиятеннән пазл җыю уеннын да бик яратып, 2 командага бүленеп уйнадылар. Бик җитез булып чыктылар, тиз арада өлгерлекләрен күрсәттеләр. Күңелләренә ошаган китаплар белән фотога да төштеләр.