Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Яз. Чәчәкләр. Нәүрүз"

Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!!
Исемем минем- Нәүрүз!
Мин бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Үз илемдә,үз телемдә,үз җиремдә
Бәйрәм белән котлыйм сезне.
Илебезнең,елыбызның
Имин булсын һәр көне!
Инде...мине тыңлагыз:
Моңаеп утырмагыз,
Биегез дә җырлагыз,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Китапханәдә 2016, 2017, 2018, 2019 нчы елларда үткәрелгән кичәләрдән "Яз. Чәчәкләр. Нәүрүз" исемле фотокүргәзмә тәкъдим ителә.