Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Самовар ( акция)

Иж-Бубый авылы китапханәчесе Рафисә Рашид кызы Мусина Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган кушыла. Шул уңайдан, Кыдырлы авылыннан алып кайтылган һәм бүгенге көндә дә җәй көннәрендә яшелчә бакчасында тәмле яфраклар ( карлыган, кура җиләге яфрагы, мәтрүшкәләр) салып, шифалы чәй эчү өчен җиз самовар тәкъдим ителә. Бу Фаизның әти - әнисенең самовары авыл китапханәсендә " Чәй - шифалы эчемлек", " Милли ризыклар" ( 2-3 сыйныф укучылары белән берлектә) кичәләр үткәргәндә дә кулланылды. Самоварга 50 ел, аны тәкъдим итү йөзеннән китапханәдә күргәзмә төзелде.
Өй түрендә, сәке өстендә
Сары самовар кайный.
Әнкәй йөри мич каршында,
Кабак бәлеше майлый.
Киез түшәгән сәкедә
Чәйләп утыру ямьле.
Кәрәзле бал тешләп эчсәң,
Юкә чәчәк-чәй тәмле.
Җиз подноста дулап кайный,
Җиз самовар бу бөркеп.
Эремчекле май да куйды,
Әнкәй чоланнан кертеп.
Катык күзикмәге белән,
Бавырсаклары уңган.
Уңган куллы татар халкы
Сый-хөрмәт, өстәл тулган.
Куе сөт салып ясаган
Чәйнең тәмен белсәгез!
Авыз итмичә китмәгез,
Кунак булып килсәгез.
Татарның кунакчыллыгы
Мул өстәлдән күренә.