Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

Җиһаз

Иж-Бубый авылы китапханәчесе Рафисә Рашид кызы Мусина Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган акцияга кушыла. Шул уңайдан, Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы Абдрахманов яшәгән йортта булган бер тарихи җиһаз белән таныштыра. Әлбәттә Котдус абый белән Хәдичә апаның йортында булган, гөлләр үстерә торган кечкенә агач шкафны әле мин бүгенге көндә дә хәтерлим. Әле аскы өлешендә Хәдичә апа бик яратып тыңлый торган радиосы да бар иде. Ә инде гөлгә килгәндә, ярангөл үстерә иде, мин дә шул гөленә су сибә идем, миңа ул чакта 5 яшь иде. Әле тагын аскы өлешенә кечкенә курчакларны йокларга яткырып, өстенә челтәр ябып уйный идем. Менә шундый истәлекләр. Бүгенге көндә ул йортта әнием гомер кичерә, шулай ук берсеннән - берсе матур гөлләр үстерә.
Бүлмәләрдә гөлләр үсә ,
Тәрәз төбен тутырып.
Без тырышып караганга.
Утыралар чәчәккә чумып.
Безнең өчен чәчәк ата,
Утырткан гөлләребез.
Шундый матур булган өчен,
Сөенә күңелебез.
Ә ул агач шкафның инде 80 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә кулланылмаса да, аларның истәлеге итеп саклыйбыз. Бүгенге көндә ул җиһаз китапханәдә, күргәзмәдә урын алып тора. Бизәү өчен үзем чиккән яулыклар кулланылды.