"Әниләр бит яз кебек!" остаханә
6 нчы сыйныф укучылары өчен 8 март бәйрәменә багышланган "Әниләр бит яз кебек!" исемле остаханә үтте. Укучылар әни, әбиләренә открыткалар ясадылар. Максатыбыз: әниләрне, әбиләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү.Бик матур шигырь дә укылды.
Язгы кояш балкый күктә
Үзе кайнар, үзе якты.
Әниләрнең карашы да
Нурлы итә тирә - якны.