"Мирас - мәңгелек"
Иж-Бубый авылында 2021 нче ел эшләренә йомгак ясау йөзеннән халык җыены узды. Авыл халкы игътибарына китапханәче тарафыннан "Мирас - мәңгелек", "Сүз белән мактанганчы эш белән мактан" күргәзмәләре тәкъдим ителде. "Оста куллар" түгәрәгенең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә портфолио, папка, китаплар, чигү эшләнмәләре куелды.