"Мәдәни мирасыбыз - безнең киләчәгебез"
2022 нче ел халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елына " Мәдәни мирасыбыз - безнең киләчәгебез" исемле китап күргәзмәсе төзелде.
Туган - үскән җир ул - иң төп мирас,
Дәвамында гомер юлыңның.
Хезмәт, сәгадәт, хәят, мәйданы ул,
Иман шарты һәрбер буынның.
Фазыл Шәех "Туган - үскән җир ул"
Мирас... Ул буыннан - буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф - гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.