"Яңа ел мозаикасы Тик - Ток стилендә"
Цифрлаштыру елына багышланган "Яңа ел Тик - Ток стилендә" исемле остаханә үтте. Укучылар кардан ясалган сыннар, төрле материаллардан ясалган геройлар белән таныштылар. Максатыбыз: укучыларда матурлыкны күрә белү, нинди төсләр кулланып эшләүне күрсәтү иде. Геройларга багышлап викторина үткәрү укучыларда кызыксыну уятты, алар дөрес җаваплары белән уртаклаштылар.