"Новогодняя мозаика" фотозона
Китапханәдә "Яңа ел мозаикасы" исемле фотозона оештырылды. Камин ясалды, күргәзмә итеп Юлбарыслар гаиләсе куелды, чыршы ылыслары белән бизәлде. Китап сөючеләр бик кызыксынып фотога төштеләр. Максатым: матурлыкны күрә белү, кул эшләре белән таныштыру, кызыксыну уяту.