Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Новогодняя мозаика Тик-Ток"

Китапханә каршында Яңа ел бәйрәменә "Новогодняя мозаика Тик -Ток" исемле кардан сыннар һәм төрле материалларны кертеп әкият геройлары ясалды. 2022 нче ел символы Юлбарыс, Попугай "Кеша", Мырауҗан, Кар бабай, Маша һәм Аю. Алар барысы да Яңа ел бәйрәме репетициясендә һәм һәрберсенә наушник беркетелгән. Ә менә Юлбарыс кызы, Юлбарыс малае китапханәдән бәйрәмнән чыгып баралар, Ак песи үзенә укырга "Сабантуй" журналын алган, бу күренеш туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына. Камин утлары яктысы һәм җылысы матур мизгелләр өсти. Бизәлештә бердәмлек, дуслык хөкемсөрә.