"Әнием - бердәнберем"
Әниләр көне уңаеннан "Әнием - бердәнберем" исемле китапларны кычкырып уку оештырылды. 6 нчы сыйныф укучылары әниләр турында шигырьләрне бик матур, сәнгатьле итеп укыдылар.
Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә, газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул канаты.