Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Дуслык иле" рәсем бәйгесе

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан онлайн форматта "Дуслык иле" исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Менә алар катнашучы кызларыбыз: Диля, Сәйдә, Сәрия, Раилә, Екатерина. Дуслык темасын алар үзләре ясаган матур рәсемнәрендә чагылдырдылар. Минем тарафтан балаларга матур теләкләр әйтелде, әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.