Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Шигъри тәлгәшләр" (күргәзмә)

Китапханәдә шигырь китапларыннан "Шигъри тәлгәшләр" исемле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә көзге байлык - миләш тәлгәшләре белән бизәлде.

Шигырь яза шагыйрь күз нурлары белән,

Хисләр белән үреп һәр сүзен.

Бәхет ярларына күпер булсын

Кичкәндә дип язмыш диңгезен.

Шигырь иңнәренә күтәрә ул

Өметләрен, борчу, шатлыгын.

Шагыйрь салган шигъри бу күпернең

Вакыт үзе сыный ныклыгын.