Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"У войны не женское лицо" участие в проекте

"У войны не женское лицо" проектында катнашуны дәвам итеп октябрь аенда тыл ветераны Мусина Наилә Исмәгыйл кызына барылды. Наилә апа тормыш юлы белән таныштырды, сугыш вакытында күргән авырлыклар турында сөйләде. Бик матур йола белән дә уртаклашты. Яз җиткәч, кызлар, егетләр күпер янына җыелып, тәкыяләр үреп, теләкләр теләп күпердән җибәрә идек, - дип сөйләде. Мин аңа газет, журналлар алып бардым. Бүгенге көндә Наилә апага 94 яшь, 95 яшьлек юбилеема килерсең әле дип мине ишектән озатып калды. Олы кеше буларак, аңа сәламәтлек, озын гомер, тынычлык теләп саубуллаштык.