Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Ак калфак" китапханәдә кунакта

Районыбызда эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы китапханәдә кунакта булды. Алар тематик ясалган күргәзмәләр, әдәби почмаклар белән таныштылар. Әңгәмә түгәрәк өстәл янында дәвам итте. "Ак калфак" җитәкчесе Гөлия Хәмит кызы алдагы планнар белән таныштырды, үткәрелгән чараларга йомгак ясады. Әгерҗедәге "Таҗи Гыйззәт музее" җитәкчесе Илзидә Шамил кызы якташыбыз, совет драматургиясенә нигез салучы, актер, режиссер, 37 драма әсәре язган Таҗи Гыйззәт эшчәнлегенә, иҗатына, трмышына тукталды. Музей эше белән таныштырды.