"Сандугачлы июнь таңы иде..." күргәзмә
Китапханәдә 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә "Сандугачлы июнь таңы иде..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә Р.Фәйзуллинның "Хәтер" шигыреннән өзек цитата буларак алынды:
Әй син, хәтер
Гомер язларыннан
Яшьлекләрне безнең
Чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар,
Безнең гомерләрдә,
Бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның
Хакы бар!