"Җиңү көне" рәсем конкурсы
Китапханәдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына 3-8 сыйныф укучылары өчен "Җиңү көне" исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Максатыбыз: укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, ветераннарга, тыл һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү. Балалар бик теләп, үзләрендә булган хөрмәтне рәсемдә сүрәтләделәр. Китапханәне бәйрәмгә бизәү өчен "С ДНЕМ ПОБЕДЫ" исемле банер кулланылды.