Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"У войны не женское лицо" участие в проекте

Әгерҗе районы Иж-Бәйки авылында гомер кичерүче Музафарова Мусалия Гильфан кызына барылды. "Бер очрашу - бер гомер" исемле әңгәмә үткәрелде. "Сөембикә", "Гаилә учагы" журналларына обзор ясалды. Сугыш вакытында күргән авыр чаклар искә алынды.Әтиләре сугышка китеп янәдән әйләнеп кайтмый, әнисе 5 бала белән тол кала.Шуның өчен бар эшне дә үзенә эшләргә туры килә аңа. "Бүгенге көндә 89 яшемә җитеп, сугыш вакытында күргәннәрне начар төш күргән кебек итеп, язмышыма рәхмәтле булып, бар булганына сөенеп яшим",- диде Мусалия апа. Бүгенге көндә кызы Гөлзада тәрбиясендә.