Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Язлар белән безгә Тукай килде" әдәби - музыкаль кичәдә катнашу

Әгерҗе шәһәренең Үзәк һәм балалар китапханәсе, башка оешмалар белән берлектә үткәрелгән бәйрәмгә бик теләп бардым. Хезмәттәшләрем белән Габдулла Тукайның әкиятләре буенча төрле геройлар булып киендек. Менә алар: "Кәҗә белән Сарык", Яз", "Акбай", "Бала", "Күбәләк", "Су анасы". Ә инде балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларга викторина үткәрделәр. Шулай ук халкыбызның яратып уйный торган уены "Түбәтәй" уены уйнатылды. Шул балалар белән үзем дә уйнадым. Түбәтәй миндә калгач, "Бала белән күбәләк" шигырен укучыларга яттан сөйләдем. Сәхнәдә барыбыз да бергә "Туган тел" җырын башкардык. Бик күңелле үтте.