Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Табигать - тиңсез хәзинә" эко-квест

Китапханәдә 5 нче сыйныф укучылары өчен "Табигать - тиңсез хәзинә" исемле эко-квест үткәрелде. 2 командага бүленеп уеннар уйнатылды. "Керпекәй", "Куянкай" командалары тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Саф һавада уеныбыз дәвам итте. 50 адымны узгач, табышмак әйтелде алда безне Чыпчык көтте. Ул безгә бирем бирде 260 адым баргач, без ниһаять билгеләнгән урынга килеп җиттек. Су - безгә бик кадерле чыганак турында әңгәмә алып барылды. Кибеттән укучыларга лимонад һәм кәнфитләр бирелде. Максатыбыз: уеннар аша укучыларда табигатебезне саклау безнең төп бурычыбыз икәнне аңлату иде.