Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"У войны не женское лицо" участие в проекте

Иж-Бубый авылы китапханәчесе "У войны не женское лицо"  проектында катнашуны дәвам итеп, 29 ел авыл китапханәсендә эшләгән тыл ветераны Ахмадишина Фәйрүзә Шигәбетдин кызына юл тоттым. Аның туган көне иде, 89 яшь. Туган көне белән котладым, изге теләкләрне җиткердем, бүләк бирелде. Катлаулы, авыр еллар турында әңгәмә корылды. Шуңа да карамастан яратып башкарылган хезмәт искә алынды. Күзләре начар күрсә дә Фәйрүзә апа журнал, газеталарны бик яратып укый, кирәк дип саналганнарын дәфтәргә теркәп бара икән.