Иж-Бобьинская сельская библиотека - филиал № 12

"Ягымлы яз килә" мастер - класс

Китапханәдә 1-6 сыйныф укучылары өчен "Ягымлы Яз килә" исемле мастер - класс үткәрелде.Укучыларга язгы чәчәкләр турында сөйләнде, табышмаклар әйтелде. Кәгазьдән киселгән ваза, чәчәк, яфраклардан бик матур композицияләр уйлап таптылар. Укучылар өчен фикерләү сәләтен үстерү, төсләрне сайлап алу, аларны куллана белү бик файдалы.Балалар открыткаларны якын дусларына,әниләренә ясадылар.Бик матур килеп чыкты. Якын кешеләренә кечкенә генә булса да шатлык өсти алуларына бик сөенделәр.