Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем
Китапханәдә 2-4 сыйныф укучылары өчен кичә үткәрелде."Татар сөлгесе-күңелем көзгесе" исемле күргәзмә төзелде. "Сүз эчендә хикмәт бар" исемле викторина үткәрелде. Халкыбызның яратып уйнала торган "Түбәтәй" уены уйнатылды. Фәнзил бик матур шигырь сөйләде:
Туган телем - татар теле,
Бик якын ул минем күңелгә.
Тәмле сүзе, җыр-моңнары өчен
Онытмам мин аны гомергә.