"Энҗе кар бөртекләре" мастер-класс
Китапханәдә бакча балалары,1-7 сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрелде. Шарга төсле кәгазьләрдән тычкан, куян җәнлекләре ясалды. Укучылар һәрберсе аерым композиция сайладылар, үзләренең фантазияләрен баеттылар.Кар бөртекләре турында табышмаклар әйтелде, шигырьләр укылды.Кыш турында җырлар җырланды. Бик күңелле үтте.