Больше-Салтанская сельская библиотека - филиал № 13

милләтебез горурлыгы

Олы Солтан китапханәсе 18 гынвар –30 дан артык фәнни-гыйльми хезмәт авторы, мәшhүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы,дин әhеле,мөгалим,күп телләр белүче, бөек реформатор, татар ханнарын барлаучы Шиhабетдин Мәрҗәни тууына китап күргәзмәсе куелды. Мәктәптә укучылар белән “Милләтебез горурлыгы” исемле класс сәгате үткәрелде. Мәрҗәнинең тормыш юлы иҗаты белән мәктәбебезнең тарих укытучысы Хайруллин Рашат Хадиуллович үзенең мәгълүмәтәләре белән класс сәгатен тагында тулыландырды. Шулай ук балалар презентация беләндә таныштылар. Балаларда Мәрҗәнинең тормыш юлы белән бик кызыксындылар, үзләренең кызыксынган сорауларына тулы җаваплар алдылар дип уйлыйм