Больше-Салтанская сельская библиотека - филиал № 13

Хөрмәткә лаеклы

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшен авылда яшәгән кеше генә белә. Бу кешеләр сабыр, максатчан, түземле һәм туган авылларын яратулары белән аерылып торалар. Аларга милләтебезгә генә хас булган асыл сыйфат - туган җирен ярату, үз халкын ихластан хөрмәт итү, күңел биреп хезмәт кую бирелгән. Булдыклы, сәләтле, үз һөнәрен биш бармагы кебек белүче, эшен җиренә җиткереп башкаручы кешеләр генә авылда яшидер. Шуларның берсе бүгенгесе көндә 85 яшьлеген тутырган хезмәт сөюче Равил Сөнгатуллин турында.40 елдан артык авыл хуҗалыгында алны - ялны белми хезмәт куйган ул. Гөбәй авылыннан 3 км йөреп Олы Солтан авылында белем ала. Мәктәпне тамамлагач авылдан читкә китү турында уена да кертми , яраткан авылы Гобәйдә сарыклар фермасында эшли башлый. Яңгырны да, буранны да белми ул сарыкларны көтүлеккә алып чыгып китә, ә инде салкын кышларын фермада карый. 3 меңнән артык сарыкның тиресен дән чыгарырга кирәк бит әле, туңган силосларны каерып алып ашатырга салырга кирәк. Билгеле инде бу эшне хезмәттәшләре белән бергә башкаралар. "Белмим әллә эшне яраттым әллә инде сарыкларны яраттым",- ди көлеп. Ни генә булсада үзенең эшен яратып җанын биреп башкара. Аның хезмәте башка терлекчеләргә үрнәк булып тора. Ир - атка җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Аның кулыннан килмәгән эше юк, рәссам да ул, агачлардан урындыклар, балаларга уенчыкларда ясап куя, пластикадан төрле кошлар да ясап куя торган иде.
Бүгенгесе көндә гвзета журналлар укып, ил- көн яңалыклары белән танышып тора.