Больше-Салтанская сельская библиотека - филиал № 13

Балалар белән

Балаларның ялларын күңелле итеп ял иттерү без мәдәният хезмәткәрләре күп көч куя. Безнең Олы Солтан авылында шәһәрдән кайткан балалар телефон тотып өйдә генә утырмый, күңелле итеп ял да итә беләләр. Менә бүгендә балалар мәдәният йортына җыелып үзләренә бик күп мәгълүмәтлар алып кайтып киттеләр. Китапханә мөдире балаларга үз үзләрен чит кешеләр янында ничек тотарга, су буйларында өлкәннәр белән бергә булырга, юлларда ашыкмыйча карап кына йөрергә, олыларны хөрмәт итәргә дип киңәшләрен җиткерде. Аннан балалар үзләренә охшаган рәсемнәрне буяп, төрле уеннар уйнадылар