Центральная районная библиотека

«Таланты алдында баш иеп…»

   К 100-летию со дня рождения татарского прозаика - Рафаила Газизовича Тухватуллина в Центральной районной библиотеке оформлена выставка «Таланты алдында баш иеп…».

  На выставке представлены рассказы и повести писателя, посвящённые  военной и послевоенной жизни деревни.  Он находит своих героев  среди простых людей труда, они размышляют о человеке и земле, о судьбах человеческих. Еще одна черта, присущая творчеству Рафаила Тухватуллина – это поэтичность, теплота и лиризм его прозы.

Во всех  своих произведениях автор отвечает на один, самый важный вопрос – «Что есть человеческое счастье?».

 

 

 

Татар прозаигы Рафаил  Тухватуллинның 100 еллык юбилеяна Үзәк районкитапханәсе  " Таланты алдында баш иеп…».…" күргәзмәсе оештырды.

Язучы 1924 елның 1 гыйнварында Арча районы  Яңа Яваш авылында туган. Яшь елларда Донецк өлкәсендә шахтада забойчы булып эшли, аннан кайткач  тракторчы булып эшли. 1942 елның августында фронтка китә.

Сугыштан соң, Мәскәүдә әдәби курслар тәмамлап, Әлмәт шәһәренә күчә һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Язучы  33 китап иҗат иткән, күп кенә хикәяләре һәм повестьлары авылның сугыш  һәм сугыштан соңгы тормышына багышланган. Ул гади хезмәт кешеләре арасында үз каһарманнарын таба, аларның  кеше һәм җир, кеше язмышлары турында фикерләре китап битләрендә  урын алалар.

Р.Тухватлинның иҗатына хас тагын бер сыйфат – аның әсәрләре  шигъриле, җылылык һәм лиризм беләе аерылып тора.  Язучы  үзенең  әсәрләрендә - "Кеше бәхете нинди?"  дигән  мөһим сорауга җавап бирә .