Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Дәү әни иң кызыгы" Илдар Юзеев

  

“Дәү әни  - иң кызыгы!”

Дәү әнием, ялкауланма,

Әйдә, сикереп тор да,

Икәү футбол тубы тибеп

Уйныйбыз коридорда.

Син алай итенгән бул,

Син болай итенгән бул...

Тупны тота алмадың ич!

Гол! Исәп : икегә ноль!

“Җитәр инде, ардым “ димә,

Бик тә кирәк хәрәкәт.

Үзең әйтмешли, дәү әни,

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”.

Мин уйнап алам гармунда,

Биеп алсаң да ярый.

Китер кызыл яулыгыңны:

Мин –үгез, син – тореадор!

Үзең әйтмешли, дәү әни,

Бераз кирәк тырышлык.

Әйдә, сугышлы уйныйбыз,

Мә, кулыңа кылыч тот!

“Каты сукма!” дигән булып,

Күзләреңне кыскан бул,

Юри генә егылган бул,

Мин атам, син дошман бул!

Нишлисең син, дәү әнием,

Үпкәләп китмә алай!

Үзең әйтмешли, тыңламый

Үзәккә үтмә алай!

 Дәү әни, нигә елыйсың?

Әллә авыртты кулың?

Ял итик, мин кәнфит ашыйм!

Син суыр валидолың.

Безнең өйдә һәр көн шулай

Күңелле ыгы-зыгы.

Мультфильм да кирәк түгел,

Дәү әни – иң кызыгы!