Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылда Сабантуй" Асия Юнысова

  

#Әдәбимарафон2024
Авылда Сабантуй
Сирень чәчәк койган бакчаларда
Ак яулыгын япкан баланнар.
Соңгы буразнаны сызып, әнә
Игенчеләр кайткан сабаннан.
Табигатьнең хозур, сәда чагы,
Яфраклардан татлы бал тама.
Сабантуйда бил алышка әзер -
Көрәшченең йөрәге талпына.
Бәйгеләрдә узышырга ярсып,
Авызлыгын чәйни аргамак.
Йөгерешчеләр әнә старт алып,
Финиш сызыгына омтыла.
Мәйдән уртасында китә алыш,
Чүлмәк ватыш китә аннары.
Зәңгәр күктән тургай җырын түгә,
Мәйданнарда татар моңнары.
Сабан туе бәйрәм була диме,
Кызармаса мичтә коймаклар?!
Бәйрәм түгел, әгәр сезнең йортта
Тугармаса атын кунаклар.
Елына бер килә Сабан туе,
Җыелышкан туган-тумача.
Сабан туе гына түгел икән,
Сагыну туе икән ләбаса.

#әдәбимарафон2024
#АвылдаСабантуй
#АсияЮнысова
#ЮгарыОсланрайоны #ТатарМакылыавылы
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы#Миллионтатар