Центральная детская библиотека

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен зурлап билгеләп узу районда матур традициягә керде.  Быел балалар Сабан туе унынчы тапкыр уздырылды. 

Көннең салкынлыгы, кар яву фаразлануы иртәдән азрак куркытса да, күңелләрдәге бәйрәм кәефен сүрелдерә алмады. Мәйданда иртәдән үк балаларның шат авазлары яңгырады. Уен мәйданчыклары күңел ачу чараларын башлап җибәрде. Сабантуйның сәламләү өлеше Лев Толстой елына багышланган һәм бик күп китапларны, әсәрләрне, геройларны үз эченә алды. Төрле милләт вәкилләре булып киенгән райондашлар дуслык-татулык, бердәмлеккә дан җырлады. Биредә район мәгариф бүлеге, “Сәләт“ балалар иҗат үзәге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, балалар бакчалары коллективлары зур көч куйды. Гармун моңнары, тальян чыңнары, тәбрикләү сүзләре үзәк мәйданга кадәр озата барды.