Центральная детская библиотека

Апас урта мәктәбенең 1" Б" сыйныф укучылары китапханәбез белән танышырга килделәр.

Бүген Апас урта мәктәбенең 1" Б" сыйныф укучылары китапханәбез белән танышырга килделәр. Алар өчен "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән чара үтте.Чара барышында балалар китапханә заллары белән таныштылар, китапханәче аларга китапларны саклап тоту һәм китапханә кагыйдәләрен, китапханәгә язылу тәртибен аңлатты. Яңа китаплардан торган "Китап - якын дус" китап күргәзмәсен дә балалар бик кызыксынып карадылар. Балалар бүгеннән башлап китапханәбезнең иң яшь китап укучылары булдылар.