Центральная детская библиотека

Апасның Җәмигъ мәчетендә оешкан ял һәм тәрбия үзәгенә йөрүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсендә " Халкыбыз мирасы" дигән чара үткәрелде.

Бүген Апасның Җәмигъ мәчетендә оешкан ял һәм тәрбия үзәгенә йөрүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсендә " Халкыбыз мирасы" дигән чара үткәрелде. Чара барышында балаларга халкыбызның борынгыдан килгән милли киемнәре, бизәнү, көнкүреш әйберләре турында сөйләнде. Шулай ук балалар " Милли мирасны саклап - киләчәккә атлыйбыз"дип аталган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар, дини һәм милли бәйрәмнәр турында викторина сорауларына дөрес җаваплар әйттеләр. Соңыннан балалар "Ялкын", "Салават күпере", "Сабантуй" журналларының яңа саннары белән дә таныштылар.