Центральная детская библиотека

"Дети издатели - Балалар нәшриятчылар" проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсе тагын бер кызыклы чара - "Китапларның йорты - китапханә!" дип исемләнгән Ачык ишекләр көне үткәрде.

"Дети издатели - Балалар нәшриятчылар" проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсе тагын бер кызыклы чара - "Китапларның йорты - китапханә!" дип исемләнгән Ачык ишекләр көне үткәрде. Бирегә кунак булып "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче нәниләре килделәр. Китапханәдә аларны әкият геройлары, төрле китап күргәзмәләре каршы алды.Балалар китапханә заллары белән таныштылар, бик кызыксынып рәсемле китаплар карадылар. Китапханәнең уку залында алар өчен төрле, уеннар, викториналар үткәрелде.Әле кызыклар моның белән генә бетмәде. Нәниләр түгәрәккә басып биеделәр һәм зур экраннан мультфильм карадылар.Кичә урам якта дәвам итте. Монда алар асфальтка төсле акбурлардан матур итеп рәсемнәр ясадылар. Соңыннан китапханәчеләр нәниләргә күчтәнәч һәм китапханә турында памятка-белешмәлекләр тараттылар.