Центральная библиотека

АПАСТА ТӘРБИЯВИ КИЧӘ ҮТТЕ

Район үзәк китапханәсендә «Гореф-гадәтларгә нигезләнеп, рухи-әхлакый тәрбия бирү» исемле Мәүлид аена багышланган тематик кичә оештырылды.

Апас районы мөслимәләр берлеге, “Сердәш” клубы, Апас мәктәбе укучылары катнашында үткән кичәдә әдәп-әхлак, тәрбия чаралары турында сөйләшенде.
Мөнәҗәтләр әйтелде, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләшенде.
Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.