Каргалинская сельская библиотека - филиал № 5

“Гаиләдә фронттан килгән хатлар саклана”

              29, 30 апрельдә, Каргалы авыл китапханәсе “Гаиләдә фронттан килгән хатлар саклана” дигән әңгәмәләр уздырды. Әңгәмәдә сүз 1944 елның 5 сентябрендә Польша җирендә һәлак булган, батырлыклары өчен үлгәннән соң 8 сентябрьдә “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Валеев Зәки Хаматгали улы һәм аның семьясы турында барды. Әңгәмәдә катнашучылар гаилә архивында сакланган, окопларда язылган өчпочмаклы хатлар; 1943 елда әтиләре соравы буенча истәлеккә дип төшкән фотосүрәт; Фәргать Нуруллин язган “Утлар-сулар кичеп...” дип аталган мәкалә; Зәки абыйның фронттан җибәргән фотосүрәте һәм ПТР наводчигы булып хезмәт иткән кече сержант Зәки Хаматгали улының кабере кайда икәнлекне белдергән хат белән таныштылар. Авыл шагыйрәләренең махсус язган өчпочмаклы хатлар турындагы шигырьләрен тыңлап үттеләр.